ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов матбугатта иң күп искә алынучы ун кеше исемлегенә кергән

16 май 2019, 17:30 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов матбугатта иң күп искә алынучы ун кеше исемлегенә кергән Апрель нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты сигезенче урынны алды, ул, март белән чагыштырганда, ике пунктка күтәрелгән.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның апрель нәтиҗәләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алына торган Россия төбәкләре җитәкчеләре унлыгы исемлегенә кергән. Тикшеренү нәтиҗәләрен бүген “Медиалогия” компаниясе игълан итте.

Рейтингка комментарийларда әйтүләренчә, мәгълүмати кырда Рөстәм Миңнеханов катнашында федераль һәм дөньякүләм киңлектәге берничә вакыйга эләккән. Аерым алганда, Башкортстанда 30 ел эчендә беренче тапкыр Татарстан көннәре узды.

Татарстан Президенты һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачты. Татарстан һәм Башкортстан Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Апрельнең тагын бер мөһим вакыйгасы KazanSummit-2019 булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019” XI халыкара икътисади саммитының пленар утырышында белдергәнчә, республика ислам дөньясы белән икътисади элемтәләрне киңәйтү өстендә актив эшли.

“Ислам икътисады дөнья икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора, якындагы биш елда аның активларының күләме 4,5 триллион доллардан 7 триллион долларга кадәр артырга тиеш”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, “Казан Экспо” күргәзмә комплексында Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы ачылды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел лауреатларына Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов белән очрашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10