ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Омбудсмен институты хакимият белән халык арасында элемтә төзи

16 май 2019, 20:41 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Омбудсмен институты хакимият белән халык арасында элемтә төзи Татарстан парламенты җитәкчесе Казанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең координацион советында катнашты.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институты - хакимият һәм халык арасында элемтә өчен иң яхшы инструмент. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Ратушасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр советының координацион советында әйтте.

“Хакимият һәм халык арасында элемтә өчен Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтыннан яхшырак корал уйлап тапмассың, мөгаен. Анда җаваплы, профессиональ белгечләр эшләве дә яхшы”, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советын уздыруны Татарстанга ышаныч буларак бәяләде. “Татарстанга шундый ышаныч күрсәтүе безгә бик күңелле. Без моны республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенә уңай бәя буларак карыйбыз", - диде ул.

"Моннан тыш, бу гражданнарның хокукларын яклау проблемаларын хәл итүдә тәҗрибә алмашу мөмкинлеге. Коллегаларыбызга күрсәтер һәм сөйләрлек нәрсәләр бар. Әлбәттә, бирегә килгән белгечләрдән өйрәнерлек әйберләр дә бар", - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе омбудсмен – “бүген ул гражданнарның хокуклары сагында торучы кеше” дип саный. “Бүген эшләүче халыкның хокуклары турында сөйләшәбез, әмма вәкаләтле вәкилләрнең эш күләме бик зур”, – дип йомгаклады ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10