ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Евровидение-2020" бәйгесе кайда узачагы билгеле булды

19 май 2019, 09:02

Россияне 64нче тапкыр үткәрелгән конкурста "Крик" җыры белән Сергей Лазерев тәкъдим итте.
(Казан, 19 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Израильнең Тель-Авив каласында узган "Евровидение-2019" Халыкара эстрада җыры бәйгесендә Нидерландтан "Arcade" җыры белән Дункан Лоуренс җиңү яулады. 
 
Россияне 64нче тапкыр үткәрелгән конкурста "Крик" җыры белән Сергей Лазерев тәкъдим итте. Ул финалда бишенче булып чыгыш ясады. Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча, аңа өченче урын эләкте.
 
Икенче урынга Италиядән Мәхмүт атлы җырчы лаек булды. 
 
Монан тыш, "Евровидение-2020"не үз илендә үткәрү өчен Албания, Чехия, Германия, Дания, Сан-Марино, Төньяк Македония, Швеция, Словения, Кипр, Греция, Израиль, Норвегия, Бөекбритания, Исландия, Эстония, Беларусь һәм Азәрбәйҗан артистлары ярышты. 
 
Моннан тыш, тамашачылар Франция, Сербия, Испания һәм Швейцария, Австралия артистларын тыңлады. 
 
  • Сергей Лазарев 2016 елда да "Евровидение"дә, "You Are the Only One" композициясе белән чыгыш ясап, өченче урын яулаган иде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10