ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда кар һәм боз яуган

19 май 2019, 12:28

Карлы трассадан «Башкортстан» ДТРК редакциясенә автомобиль йөртүчеләр видео юллаган.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Башкортстанның берьюлы берничә районында кар һәм боз яуды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

19 май иртәсендә республиканың Салават районында машина йөртүчеләр шушы вакыт өчен гадәти булмаган һава торышы күренешләренә тап булган. Карлы трассадан «Башкортстан» ДТРК редакциясенә видеоны автомобиль йөртүчеләр юллаган.

«Кыш монда! Бозлавык! Ничек барып җитәргә, белмим!» - ди ролик авторы. Ул алга таба хәрәкәтнең куркыныч булуы аркасында тукталыш ясарга мәҗбүр булган.

Шулай ук карлы видеоны Белорецк шәһәре халкы да социаль челтәрләрдә урнаштырган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10