ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының репертуар спектакле булуын тели

19 май 2019, 15:36 , Фото: архив/Рамиль Гали

Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының репертуар спектакле булуын тели Кичә Тинчурин театр залында KazanOperaLab проекты кысаларында «Минем Такташ» камера операсы күрсәтелде.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының тамашачыга репертуар спектакле буларак күрсәтелүен тели. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрсенә әйтте.

  • Кичә Тинчурин театр залында KazanOperaLab проекты кысаларында «Минем Такташ» камера операсы күрсәтелде. Либретто авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Ильяс Камал, режиссер Лилия Әхмәтова. Ильяс Камал үзе «Sforzando» яшьләр оркестрына дирижерлык та итте. Солистлар – Эльза Исламова, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов.

«Спектакль кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин – һәркемнең үз зәвыге. Мин бу спектакльнең профессиональ эшләнүен күрәм. Безнең татар музыкасының киләчәге бар, биредә милли нигезләр дә сизелә, шул ук вакытта заманча да яңгырый», - диде «Минем Такташ» операсының премьерасыннан соң Эльмир Низамов.

Танылган композитор фикеренчә, әлеге опера альтернативаны кабул итмәүчеләр өчен традицияләр барлыгын күрсәтүче спектакль.

Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының киләчәген Тинчурин театры сәхнәсендә күрә. «Безнең бу спектакльне күрсәтерлек башка сәхнә юк бит» - ди ул.

  • Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Эльмир Низамовның үз музыкасына куелган «Кара пулат» операсын да яңарту турында хыяллана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10