ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills алдыннан Skills Bazaar осталык ярминкәсе ачылды

19 май 2019, 15:48

Казанның Горький исемендәге паркта 20 остаханә эшли, анда шәһәр халкына WorldSkills компетенциясен үзләштерергә тәкъдим итәләр.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанның Горький исемендәге паркында эшче һөнәрләр буенча 45нче дөнья чемпионаты алдыннан Skills Bazaar осталык ярминкәсе ачылды. Биредә WorldSkills компетенцияләрен тәкъдим итүче 20 остаханә эшли башлады. Кичкә кадәр мәйданда 100дән артык мастер-класс узачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ачылуга 100 көннән азрак вакыт калып баруын әйтте. «Милли чемпионатка 26 чит ил җыелма командасы киләчәк һәм Россиянең барлык төбәкләре дә тәкъдим ителәчәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, Skills Bazaar Казанда инде икенче тапкыр үткәрелә һәм шәһәр халкында популярлык казана. «Монда һәр компетенциягә читтән генә карап калмыйча, мастер-классларда да катнашырга, үзең өчен ниндидер яңалыкка өйрәнергә тырышырга мөмкин», - дип ачыклык кертте ул.

Паркка килүчеләргә үз эшенең чын профессионаллары бушлай төрле һөнәрләрне үзләштерергә тәкъдим итә. Биредә төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшли. Әйтик, мастер-классларда шәһәр халкы һәм туристлар үзләрен флорист, кондитер, мобиль робототехник ролендә сынап карый алалар. Моннан тыш, кул эшенең заманча техникаларына, татар милли хатын-кызлар баш киемнәре эшләргә өйрәнергә була.

  • Казанда 20 майдан 24 майга кадәр VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы узачак. Илнең 85 төбәгеннән 1,5 меңнән артык конкурсант 92 WorldSkills компетенциясе һәм 48 WorldSkills Juniors компетенциясе буенча көч сынашачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10