ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада авиакомпания Мәскәүгә оча торган SSJ 100 рейсын җибәрүне тоткарлаган

19 май 2019, 16:10

Уфа аэропортында җирле вакыт белән 12 сәгать 20 минутка билгеләнгән SU-1439 рейсы дүрт сәгатьтән артык тоткарлана.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Уфа аэропортында җирле вакыт белән 12 сәгать 20 минутка билгеләнгән SU-1439 рейсы дүрт сәгатьтән артык тоткарлана. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Суперджеты Уфадан Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына очарга тиеш була. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында очыш Уфа вакыты буенча 17.00 сәгатькә кадәр тоткарлана. Бу хакта аэропорт сайтындагы мәгълүматлардан күренә.

«Уфа» аэропортының матбугат хезмәте рейсны тоткарлау турындагы мәгълүматны раслаган һәм регламент нигезендә барлык пассажирларга да эчемлекләр һәм кайнар ризык бирелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10