ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан район башлыклары ифтарлар уздыра

19 май 2019, 17:11

Ифтарлар Актаныш, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлки, Тәтеш, Кукмара, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Теләче, Биектау районнарында үткәрелгән.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанда район башлыклары исеменнән ифтарлар уздыру дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан аеның 13 көнендә, шимбә көнне, авыз ачу мәҗлесенә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җыйды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ашка килүчеләрне аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул ураза тотуның фазыйләтләре һәм Рамазан аенда рухи пакьләнү турында вәгазь сөйләде.

Район башлыклар исеменнән шундый ифтарлар Бөгелмәдә, Түбән Камада, Әлкидә, Спас, Тәтеш, Кукмара, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Теләче, Биектау районнарында узды. Мәҗлесләр шулай ук Ютазы, Баулы, Буа, Югары Ослан, Теләче, Зәйдә, Чистайда, Чүпрәледә, Сарманда, Питрәчтә һ.б. көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10