ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Russia чемпионаты финалы ачылышын турыдан-туры күрсәтәчәкләр

20 май 2019, 10:14 , Фото: архив/Михаил Захаров

WorldSkills Russia чемпионаты финалы ачылышын турыдан-туры күрсәтәчәкләр
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). «Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы ачылышының турыдан-туры трансляциясе узачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ачылыш тантанасы бүген 19.00 сәгатьтә «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында узачак.

Ярышлар 21-23 май көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтә. 1,5 меңнән артык конкурсант арасыннан 91 компетенциядә иң яхшыларны ачыклаячаклар. Моннан тыш, Future Skills блогында 23 компетенция тәкъдим ителәчәк, 48 компетенциядә яшүсмерләр ярышачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10