ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама шәһәрендә тугыз катлы йортта чыккан янгында ике баланы коткарганнар

20 май 2019, 11:38

Янгын Корабельная урамындагы йортның баскыч мәйданчыгында чыккан.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендә тугыз катлы йортта чыккан янгында ике баланы коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Корабельная урамындагы тугыз катлы йортның алтынчы катындагы коридорда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урында ут белән көрәшүчеләр 4 квадрат метр мәйданда диван һәм матраска ут кабуын ачыклый», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә ике баланы куркыныч зонадан урамга алып чыккан. Янгынны санаулы минутларда сүндергәннәр, аның сәбәбе әлегә билгеле түгел.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10