ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Russia чемпионатында 26 илдән 152 чит ил конкурсанты катнашачак

20 май 2019, 20:10

Чит ил кешеләре милли чемпионатта тренировкалар режимында катнаша.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда узачак VII WorldSkills Russia милли чемпионаты финалында 26 илдән 152 чит ил конкурсанты катнашачак. Алар күнегүләр режимында биремнәр үтәячәк. Бу хакта бүген «Казан Экспо»да узган матбугат конференциясендә WorldSkills Russia медиа вәкилләре координаторы Наталия Южакова сөйләде.

«Россиянең 85 төбәге конкурсантларыннан тыш, чемпионатта зачеттан тыш башка берничә категория катнаша. Ягъни алар катнаша, әмма медальләр алмый. Беренче категория — чит ил конкурсантлары. Чит ил кешеләре милли финалда катнашучылар кебек үк биремнәр үтәячәк, ләкин тренировкалар режимында», — дип хәбәр итте Южакова.

Аның сүзләренә караганда, чит ил кешеләре WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак мәйданчыкны бәяләү өчен килгән. «Алар шулай ук чемпионатка әзерлекне карарга телиләр», — дип өстәде WorldSkills Russia медиа вәкилләре координаторы.

  • Милли чемпионатның финал ярышлары 21-23 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10