ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Камада яңа мәчет төзелешенә акча җыялар

21 май 2019, 09:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада яңа мәчет төзелешенә акча җыялар Җәмигъ мәчетендә акча салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Акчаны банк аша да күчерергә мөмкин.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов 35 нче микрорайонда мәчет төзелешенә акча җыю турында игълан итте. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Проект бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып һәм киләчәккә максат белән эшләнгән", - дип хәбәр итә Җәмигъ мәчетнең матбугат хезмәте.

 

Җәмигъ мәчетендә акча салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Акчаны банк аша да күчерергә мөмкин.

 

Тулырак мәгълүматны 8 (8555) 42-08-68 телефоны аша белешергә була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10