ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт укучылар ноутбук алу өчен тотылган батарейка җыя

21 май 2019, 07:00

Җыелган батарейкалар “Мегаполисресурс” заводында эшкәртеләчәк.

(Әлмәт, 21 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәктәпләрендә кулланылган батарейкалар җыю буенча бәйге тәмамланып килә. Иң күп батарейка җыйган мәктәп ноутбук белән бүләкләнәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шәһәрдә әлеге акцияне Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Дюрасел Раша”, Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча “Гринта” җәмгыятенең төбәк операторы оештыра.

Ике ай дәвамында мәктәп укучылары батарейкаларны "Дюрасел Раша" компаниясе тарафыннан куелган махсус контейнерларга җыйган.  Җыелган батарейкалар “Мегаполисресурс” заводында эшкәртеләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10