ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионаты мәйданчыклары белән танышачак

21 май 2019, 09:26 , Фото: Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионаты мәйданчыклары белән танышачак Казанда VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасы булды.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалы мәйданчыклары белән танышырга, пленар сессиядә һәм Россия вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендәге WorldSkills-2019 оештыру комитеты утырышында катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып кичә Казанга килгән Тюрингия икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыять министры Вольфганг Тифензее белән очрашыр дип көтелә. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узачак. Шуннан соң республика Президенты «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясенә юл тотачак. Биредә Татьяна Голикова җитәкчелегендә һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак.

«Татарстан Президенты һәм Россия вице-премьеры «Казан Экспо» территориясендә WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалы мәйданчыклары белән танышырга һәм панель дискуссиядә катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

20 май көнне Казанда VII «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасы узды. Ярышлар 21-23 май көннәрендә үтә, анда илнең 85 төбәгеннән килгән 1,5 меңнән артык конкурсант катнаша. Параллель рәвештә «Зирәкләр күнекмәләре (50+)» ярышлары да узачак. Әлеге чемпионатта 26 компетенциядә 390нан артык кеше ярышыр дип көтелә. Финалда шулай ук 26 илдән килгән 152 конкурсант катнашачак.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10