ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә

21 май 2019, 11:43 , Фото: Султан Исхаков

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә.
(Казан, 21 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кош гриппы буенча Татарстан Республикасы быел имин төбәкләр исемлегенә кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР Министрлар кабинетының Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, узган ел Россия буенча кош гриппының 82 очрагы теркәлгән. Бу авыру Татарстанның 6 районына да кагылган. 
 
"Татарстан быел кош гриппы буенча имин төбәкләр исемлегендә. Шулай ук без әлеге авырудан вакцина да куланмыйбыз. Чөнки бу бик зур нәтиҗә бирми", - диде Габделхак Мотыйгуллин. 
 
Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә. Мисалга, быел гына да кош ите һәм йомыркаларны 8216 тапкыр тикшергәннәр. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10