ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Без Тюрингия эшкуарларына ярдәм итәргә әзер

21 май 2019, 14:01 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Без Тюрингия эшкуарларына ярдәм итәргә әзер Тюрингия Премьер-министры Татарстан Президентын эш сәфәре белән Германиягә чакырды.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (Германия) икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыять министры Вольфганг Тифензее белән очрашып, ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту һәм эшлекле элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә

Тюрингия делегациясе Казанга VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен килде. Рөстәм Миңнеханов Вольфганг Тифензее әфәндегә чемпионатны ачу тантанасында катнашуы һәм Тюрингия җирлеге Премьер-министры исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырган өчен рәхмәт белдерде.

Встреча с Министром экономики, науки и цифрового общества Тюрингии (ФРГ) Вольфгангом Тифензее

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан делегациясенең Тюрингиядә берничә тапкыр булуын, төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча зур эш башкарылуын искәртте. «Тюрингия делегациясенең Татарстанга әлеге сәфәре вакытында хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре табылачагына өметләнәбез. Бу ике яклы мөнәсәбәтләрдә уңай чагылыш табачак», - дип хәбәр итте ТР Президенты.

«Без Татарстанда эшләргә теләгән Тюрингия эшкуарларына ярдәм итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Встреча с Министром экономики, науки и цифрового общества Тюрингии (ФРГ) Вольфгангом Тифензее

ТР Президенты шулай ук Татарстан һәм Тюрингия арасында фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек җайга салынуын искәртте. Аерым алганда, Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Ильменау (Тюрингия) техник университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Бер айдан соң Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов әфәнде чакыруы буенча без янә сезнең төбәккә сәфәр кылачакбыз. Әлеге визит безнең мөнәсәбәтләргә тагын бер этәргеч бирер дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10