ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Менделеевск янында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән

21 май 2019, 15:50 , Фото: очевидцы

Менделеевск янында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән
  
Һәлакәт кичә Татарстанның Менделеевск районында М7 трассасында булган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Менделеевск янында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән. 54 яшьлек машина йөртүче һәм 27 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Кичә Татарстанның Менделеевск районында М7 трассасында «Лифан» автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз тизлекне сайламаган. 17 сәгать 20 минутта идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән», – диделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә иномарка йөртүчесе һәм 27 яшьлек пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган. Җиңел машинаның пассажиры куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10