ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты WorldSkills дөнья чемпионатына əзерлекне югары бәяләде

21 май 2019, 16:48 , Фото: Владимир Васильев

Татарстан Президенты WorldSkills дөнья чемпионатына əзерлекне югары бәяләде Универсиада һәм футбол чемпионатын уздырган кебек, без Республиканы әлеге мәйданчыкта лаеклы күрсәтер өчен бөтен көчебезезне куярбыз, - диде ул.

(Казан, 21 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның августында Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлекне югары бәяләде. Бу хакта ул бүген Kazan Expo комплексында чемпионатның милли этабының финалына багышланган пленар утырышыннан соң журналистларга әйтте.

"Татьяна Голиковага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без Worldskills илкүләм чемпионатын уңышлы планлаштырдык. Дөнья чемпионатының 95 проценты аның милли этабында чагылыш таба. Шулай ук безнең милли җыелма командасының әзерлеге дә бик яхшы", - диде ТР Президенты.

"Республикада дөньякүләм масштабында уза торган теләсә кайсы вакыйга зур игътибар сорый. Һәм Татарстанның үзенчәлеген күрсәтер өчен, кунакларда һәм катнашучыларда яхшы тәэсирләр генә калсын өчен без максималь рәвештә тырышырбыз. Универсиада һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздырган кебек, без Республиканы әлеге мәйданчыкта да лаеклы рәвештә күрсәтер өчен бөтен көчебезне куячакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10