ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төрек артистлары Татарстан балаларына әкият бүләк итте

21 май 2019, 16:58 , Фото: Салават Камалетдинов

Төрек артистлары Татарстан балаларына әкият бүләк итте Спектакль Россиядә Төркия мәдәнияте елы уңаеннан китерелгән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрек артистлары Казанга “Коркыт дәдәнең бер сулышы” әкиятен алып килделәр. Спектакль “Әкият” курчак театрының бишенче катында урнашкан репетицияләр залында күрсәтелде.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп Әхмәт Садык Доган әлеге спектакльнең Россиядә Төркия мәдәнияте елы уңаеннан китерелүен әйтте. “Бу мәдәни чара “Төркия – минем дустым” дип атала. Алып килгән спектакль төрек әкиятләре мотивларына нигезләнеп куелган. Спектакльдән соң балаларга эбру ясау һәм күләгә театры буенча осталык дәресләре үткәреләчәк”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Төркия делегациясе җитәкчесе, Төркиянең дәүләт театрлары директоры Мостафа Курт: “Без өлкәннәр өчен спектакльләр алып килеп торабыз. Бу юлы балаларны сөендерергә уйладык. Спектакль интерактив итеп эшләнгән. Төрек милли театрының төп элементы булган күләгә театрын да күрсәтәсебез килә. Балалар безнең яннан нәни курчаклар белән кайтып китәчәкләр”, - диде.

Төрек делегациясе балаларга әкият белән мастер-класслар гына түгел, баллы ризыклар да алып килгән иде. Тамашага чакырылган сиксәнләп балага берничә сәгать дәвамында төрек атмосферасында яшәп алу мөмкинлеге тудырылды.

Спектакль төрек телендә барды. Тәрҗемә урынына балаларга рус телендә язылган буклетлар бирелде. Артистларның тексты анда җентекләп язылган иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10