ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Рязань өлкәсе хакимияте Касыймда татар йорты ни сәбәпле сүтелгәнен аңлатты

21 май 2019, 19:31

Денис Зайцев милекченең кибет төзү ниятенә каршы чыгачакларын әйтте.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рязань өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Денис Зайцев Касыйм шәһәрендә татар йорты сүтелүнең бу объектның мәдәни мирас һәйкәле булмавы белән аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Бина кыйммәткә ия булган объект буларак танылырга өлгермәгән, ягъни дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле объектлар исемлегенә кертелмәгән булган. “Ничек кенә булмасын, тарихи йортлар билгеле бер тарихи мохит тудыра, бу иң мөһиме. Касыйм шәһәре өчен бу - югалту”, - диде ул.

Россия Мәдәният министрлыгы заказы буенча, 2017 елда архитекторлар тарихи җирлекне саклау буенча ревизия үткәргән. "Нариманов, 32" адресындагы бу йортны да кертеп, тарихи яктан әһәмиятле объектлар исемлеген киңәйтергә тәкъдим иткән. Әмма объектны Мәдәният министрлыгы тарихи мирас дип танырга өлгермәгән. Бу исемлек билгеле булганга, шундый резонанс туды, дип аңлатты Зайцев.

Махсус статусы булмагач, милекче бинаны сүттергәндә законны бозмаган булып чыга, диде Зайцев. “Хәзер безгә милекченең алга таба нәрсә эшләргә җыенуы мөһим. Без аңа “һәйкәлләрне саклау органы белән килештермичә төзелеш башламаска” дигән кисәтү юлладык”, - диде ул. Хакимият милекченең бу урында кибет төзүенә каршы.

“Кибет мондый тарихи җирлеккә берничек килешми, бу диссонанс булачак. Ул безнең белән килештерү процедурасын уза алмаячак”, - диде ул. Яңа корылма сүтелгән объекттан аерылып тора ала, әмма Касыймдагы тарихи архитектура стилистикасы үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Рөхсәтсез төзегән очракта, ул милекченең суд тәртибендә җаваплылыкка тартылачагын әйтте.

Касыйм шәһәре округы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Вячеслав Гущин безгә сүтелгән йортның Татар бистәсенә керүен инкарь итте. “Нариманов урамы Татар бистәсенә керми. Шулай да, администрация моны туктату өчен барлык законлы чараларны күрде. Өлкә һәм шәһәр администрациясе мөмкин булганның барысын да эшләде”, - дип кыска гына җавап бирде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10