ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Иртәгә Кариев театрында импровизация спектакле күрсәтеләчәк

21 май 2019, 21:10

"Калеб" иҗат берләшмәсе Нурбәк Батулла, Марсель Нуриев һәм Туфан Иммаметдинов эшләгән спектакльне тәкъдим итә.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). "Калеб" иҗат берләшмәсе Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Нурбәк Батулла, Марсель Нуриев һәм Туфан Иммаметдинов эшләгән импровизация спектакле тәкъдим итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның февраленнән Казанда Кариев театры мәйданчыгында "Театрда импровизация" арт-лабораториясе эшләде. Аның инициаторы "Калеб" иҗат берләшмәсе. Өч ай дәвамында яшь актерлар белән "Алтын битлек" иясе, артист Нурбәк Батулла, хореограф Марсель Нуриев һәм режиссер Туфан Имметдинов эшләде.

Кастинг нәтиҗәләре буенча иҗади лабораториядә катнашу өчен 18 кеше сайлап алынган.

Спектакль 22 май көнне 19.00 сәгатьтә Кариев театрында күрсәтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10