ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан кунаклары Мөслим матбугат үзәгендә эш тәртибе белән танышкан

22 май 2019, 03:00

Мөслимгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов килгән.

(Мөслим, 22 май, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Казан кунаклары Мөслим матбугат үзәгендә булып, эш тәртибе, хезмәткәрләр белән дә танышкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мөслимгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” җәмгыятенең телевизион тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Марина Коновалова, “Эфир” телеканалының яңалыклар хезмәте шеф-редакторы Сергей Шерстнев килгән.

Кунакларны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөргән. 

“Мөслимгә килүебезнең төп максаты – региональ массакүләм матбугат чараларының ничек эшләве, аларның тормышы белән танышу иде. Региональ телевидение дә, региональ газета да булырга тиеш, сез аны сакларга тиешсез. Кабель яисә социаль челтәрдә эшлисезме, яңача эшләү һәм бөтен мөмкин чараларны кулланып, яңалыкларны яктырту таләп ителә” ,– диде Илшат Әминов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10