ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында төнге янгында өлкән яшьтәге ир-атның бите пешкән

22 май 2019, 09:16

Урсалабаш авылында 100 квадрат метр мәйданда торак йорт янган.

(Казан, 22 май «Татар-информ»). Әлмәт районында төнге янгында өлкән яшьтәге ир-ат зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Төнге 1 сәгать 37 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Урсалабаш авылында Әхмәдуллин урамындагы бүрәнә йорт януы турында хәбәр килде. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерергә 32нче часть янгын сүндерүчеләре китте», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләрне урында күршеләр каршы алган, алар өйдә кешеләр булмавын сөйләгән. Бу вакытта бинаны тулысынча ут ялмап алган, түбәсе өлешчә җимерелгән булган.

Янгында 80 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның бите пешкән. Зыян күрүче Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын сәбәбе булып электр җиһазлары белән файдалану кагыйдәләрен бозу тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10