ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Нурлат районында күпләп балык үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

22 май 2019, 10:16

Сәләнгеш авыл җирлеге буасында балык күпләп һәлак булган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында күпләп балык үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Нурлат прокуратурасы Татарстан буенча су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтү һәм саклау бүлеге инспекторлары материаллары нигезендә тикшерү үткәрде. Белгечләр апрель башында Сәләнгеш авыл җирлегендә Алтынка буасында күпләп балык үлү очракларын ачыкладылар», - дип сөйләде Галиев.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу хәлгә рөхсәтсез су агызу сәбәп булган. Су ресурслары зыяны 252 мең сумга бәяләгән.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты су биологик ресурсларын саклау кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгаткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10