ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кытай Дәүләт Советы әгъзасын Казанда «Ансат» вертолеты белән таныштырдылар

22 май 2019, 14:55 , Фото: tatarstan.ru

Кытай Дәүләт Советы әгъзасын Казанда «Ансат» вертолеты белән таныштырдылар Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн Казанның иң борынгы авиапредприятиеләренең берсендә булды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанга эш сәфәре кысаларында Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн Казан вертолет заводында булды. Кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатып йөрде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ван Юн заводның җитештерү мәйданчыкларын карады. Аерым алганда, агрегат-җыю һәм буяу цехларында булды, җитештерелә торган вертолет техникасы белән танышты. Казан вертолет заводы вәкилләре машиналарның техник һәм функциональ мөмкинлекләре турында сөйләделәр, шулай ук предприятиене модернизацияләү турында мәгълүмат бирделәр.

Посещение Премьер-министром РТ и Членом Государственного Совета КНР г-ном Ваном Юном Казанского вертолетного завода

«Юн әфәндегә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча «Ансат» вертолетының демонстрацион туры хакында видеофильм күрсәттеләр. Тур Казан вертолет заводы Чжухайда (Кытай) халыкара авиасалонда катнашканнан соң булды. «Ансат» Вьетнам, Камбоджа, Таиланд һәм Малайзиядә заказ бирүчеләргә тәкъдим ителде. Демонстрацион очышларны 1 меңнән артык кунак караган», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Казан вертолет заводы Кытай партнерлары белән тыгыз элемтәдә тора. 2018 елның ноябрендә «Россия Вертолетлары» холдингы Airshow China 2018 халыкара авиасалоны кысаларында Кытай Халык Республикасының һәлакәтләр медицинасы ассоциациясе мәнфәгатьләрендә егерме данә «Ансат» вертолеты белән тәэмин итү турында килешү төзеде. Машиналар заказ бирүчегә күп максатлы комплектациядә тапшырылачак.

Посещение Премьер-министром РТ и Членом Государственного Совета КНР г-ном Ваном Юном Казанского вертолетного завода

Кытай белән Казан вертолет заводы арасындагы хезмәттәшлек тарихына килгәндә, Кытайга авиация техникасы узган гасырның илленче елларында ук җибәрелә башлаган. Хезмәттәшлек дәвамында Кытай 186 уртача вертолет сатып алган, шул исәптән Ми-4, Ми-8, Ми-17 һәм Ми-17В-5.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10