ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә

22 май 2019, 16:01 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә Татарстан Президенты Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашты.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда узачак «Идел — Янцзы» форматында Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге советы утырышы алдыннан очрашу өчен бик шат булуын әйтте. Аның сүзләренчә, мондый форматтагы хезмәттәшлек советы төбәкара багланышлар өчен яхшы мәйданчык булып тора.

«Янцзы елгасы провинцияләре белән без сәүдә-икътисади, мәдәни, фәнни-мәгариф һәм туристлык багланышларына ярдәм итәбез. Әмма, безнең карашка, икътисади хезмәттәшлек дәрәҗәсе әлегә рәсми элемтәләр күләменә туры килми. Чабаксарда «Идел — Янцзы» Советының өченче утырышы безнең компанияләр арасында инвестицион хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер дип ышанабыз», — диде ТР Президенты.

Ул шулай ук ике ил җитәкчелегенә Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара элемтәләрне үстерү өчен уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт әйтте.

«Төбәкләр дәрәҗәсендә эшнең мөһимлеген ассызыклап үтелгәнчә, узган һәм хәзерге еллар Россия белән Кытай төбәкара хезмәттәшлеге еллары игълан ителгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • 2019 ел нәтиҗәләре буенча ике ил арасында товар әйләнеше 24,5 процентка артты һәм рекордлы 108 млрд доллар тәшкил итте, ә Татарстан белән Кытай арасында — 10 проценттан артык, 630 млн доллар тәшкил итте. Татарстан һәм Кытайның Шаньдун, Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, Хэйлунцзян провинцияләре белән хезмәттәшлек турында алты һәм муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү имзаланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10