ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов: Беренче кварталда нефть сәнәгате үсеше 102,8 процент тәшкил итте

22 май 2019, 17:41 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Беренче кварталда нефть сәнәгате үсеше 102,8 процент тәшкил итте Кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче кварталына нәтиҗәләр ясалды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды, анда бу елның беренче кварталына нәтиҗәләр ясалды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.

Совещание с участием руководителей малых нефтяных компаний 
Республики Татарстан

Россия Энергетика министрлыгы мәгълүматларына караганда, хисап чорында 139 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган елгы күрсәткечләрдән 3,4 процентка күбрәк. Шул ук вакытта республика нефтьчеләре үсеш темпларын узган елга караганда 102,8 процентка тәэмин иттеләр, ә республика буенча нефть чыгару күләме 9 млн 18 мең тонна тәшкил итте, диде Рөстәм Миңнеханов. «Нефть сәнәгатендә үсеш 102,5 процент тәшкил итте, һәм мин нефтьчеләр лаеклы эшли дип саныйм», — диде спикер.

Президент сүзләренчә, гыйнвар — март айларында дөнья нефть базары нефть сәнәгате өчен уңай булды, ихтыяҗның уңай динамикасы сакланып калды. Нефть 22,5 процентка кыйммәтләнгән, уртача 1 баррель АКШның 61 доллары белән бәяләнә. Рөстәм Миңнеханов республиканың төп икътисади күрсәткечләре турында да хәбәр итте. Әйтик, гыйнвар — март айларында тулай төбәк продукты күләме 538 млрд сум тәшкил иткән, үсеш 0,3 процентка арткан.

Тотрыклы икътисад, нефть сәнәгатенең нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә, Татарстанда билгеләнгән барлык планнар һәм социаль проектлар гамәлгә ашырыла, дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, киңәшмәдә «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм Ростехнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идел буе идарәсе башлыгы Борис Петров докладлар белән чыгыш ясады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10