ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда йөк машинасы юл аша йөгереп чыгып барган ир-атны таптаткан

22 май 2019, 19:36

Юл һәлакәте кичә кич республиканың Актаныш районында булган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл аша йөгереп чыгып барган 40 яшьлек ир-атны таптаткан. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.45 сәгатьтә республиканың Актаныш районында Мәскәү-Уфа автоюлының 1133 чакрымында «ДАФ» автомобиле йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыгып барган ир-атны бәрдергән”, - дип ачыклык кертте ЮХИДИ.

Зыян күргән 40 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук үлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10