ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда ел укучысы-2019 исеме билгеле

22 май 2019, 20:56 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда ел укучысы-2019 исеме билгеле Камил Басыйров - тормыш иминлеге нигезләреннән бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе.

(Казан, 22 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның иң яхшы укучысы исеме мәгълүм. Бүген аны Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә игълан иттеләр. Ул Казанның Идел буе районы 19нчы гимназия укучысы Камил Басыйров.

Бүген төрле предметлар буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Камил - тормыш иминлеге нигезләреннән бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе. Ел дәвамында ул төрле чараларда катнашып, югары күрсәткечләргә ирешкән.

Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә тормыш иминлеге нигезләре предметына кызыксынуының хәрби юнәлештә укырга керергә теләге уянган вакыттан ук туганын әйтте. Ләкин соңрак хыялы үзгәргән, бүген ул Ульяновскидагы уку йортына очучылыкка укырга керергә ниятли.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләренә - барлыгы 148 кешегә шул профиль буенча теләсә нинди уку йортына конкурссыз укырга керү хокукы бирелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10