ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмара спортчылары Грециядән ун комплект медаль белән кайтты

22 май 2019, 22:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара спортчылары Грециядән ун комплект медаль белән кайтты Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узган.

 

 

(Кукмара, 22 май, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узды. Анда кукмаралылар ун комплект медаль яулаган. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

- Безнең спортчылар бик лаеклы чыгыш ясадылар. Динә Гайнанова - ике алтын, Эльмира Шәфигуллина – ике көмеш, Таңсылу Гыйлемуллиналар ике бронза медаль яулады. Әминә Тимерова - көмеш призга, Диана Әминова дүртенче урынга лаек булды.

Шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле авырлыклары булган спортчылар арасында Илмир Мохтаров көмеш медальгә ия булды, - диде тренерлары Рузия Габдрахманова.

 

Рузия Габдрахманова, ветераннар арасында уң һәм сул кул көрәшендә алтын медальләр яулап, мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10