ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак

23 май 2019, 09:00 , Фото: pestrecy-rt.ru/

Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак Ярышлар нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеле булачак.

(Питрәч, 23 май, "Татар-информ",  "Алга"). Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак.  Ярышлар 23 майдан 26 майга кадәр барачак. Анда 25тән артык команда – 200гә якын кеше катнашачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Командалар районга иртәгә үк килә башлаячак. Көн дәвамында мандант комиссиясе утырышы, катнашучыларны үлчәү һәм җирәбә салу планлаштырылган.

"Республика кунакларына һәм ярышта катнашучыларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган", - диде балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин.

24 майда, җомга көнне, 13.00 сәгатьтә - чемпионатның рәсми ачылышы була, беренче ярышлар иртән 9.00 сәгатьтә башланачак. Чара 19.00 сәгатьтә тәмамланачак.
Ярышлар икенче көнне, 25 майда, шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

26 майда командалар китә. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеле булачак.

"Питрәчлеләр бу ярышларда инде берничә ел рәттән катнаша, без иң көчлеләр унлыгына керәбез. Быел безнең максат - лидерлар бишлегенә керү", - дип билгеләп үтте Илшат Шәфигуллин.

Ярышта халыкара класслы спорт мастеры, күп кенә көрәшләрдә җиңүче, чемпион һәм дөнья кубогы иясе, билбау көрәше буенча Европа Кубогы иясе питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин да бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10