ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта сайлаучылар белән очрашулар башланды

23 май 2019, 01:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/bu-moim-aktanyshta-saylauchylar-beln-ochrashular-bashlandy

Актанышта сайлаучылар белән очрашулар башланды Леронов Лемон Леронович залда утыручыларны үзе һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

(Актаныш, 23 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта “Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидат сайлаучылар белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Яшьлек” Мәдәният үзәгендә оештырылган чарада “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы буларак Леронов Лемон Леронович халык белән очрашты. Ул залда утыручыларны үзе һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Очрашуны Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова алып барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10