ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте

23 май 2019, 11:33 , Фото: Александр Эшкинин

Кариев театры беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте Импровизацион спектакль «16+» дип атала

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Спектакль «Калеб» иҗади яшьләр берләшмәсе кысаларында әзерләнде.

Кариев театрында өч ай дәвамында «Театрда импровизация» лабораториясе дәресләре барды. Лабораториянең остазлары – Кариев тетары хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов.

Импровизацион спектакль «16+» дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов.

“Театрда импровизация” лабораториясе өч модуль белән барды. Тамашачылар яшьләребезнең үсешен күрә алды. Импровизация – кирәк юнәлеш. Театр шул этапны үтәргә тиеш, без аның белән тәҗрибә алабыз”, - диде спекталкьне тәкъдим итеп Нурбәк Батулла.

Импровизацион спектакль тамашачылары арасында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова һәм башкалар бар иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10