ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатында "шикәр чире" булган, "пешкән" авыруларга ярдәм итәләр

23 май 2019, 13:17 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

WorldSkills чемпионатында Конкурсант шәфкать туташларына төрле шартларда һәм очракларда эшли белү осталыгын күрсәтү өчен 40 минут вакыт бирелә.

(Казан, 23 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалында шәфкать туташлары "шикәр чире" булган, "пешкән" пациентларга ярдәм күрсәтәләр. Бүген "Казан Экспо" күргәзмәләр залында медицина һәм социаль тәрбия компетенциясе буенча ярышларның өченче көне.

Татарстан буенча баш эксперт Лилия Рызванова "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстаннан төп составта бер, юниорлар группасында - ике, 50 яшьтән узганнар арасында "Тәҗрибәлеләр осталыгы" группасында бер катнашучы булганын әйтте. "Барлык катнашучылар төрле проблемалары булган пациентларга ярдәм күрсәтү осталыгын күрсәтергә тиеш", - диде.

Имитация буларак фатир бүлмәсе, көндезге стационар һәм башка урыннар әзерләнгән. Статистлар пациент ролен башкара.

Иң кирәкле заманча җиһазлар белән эшли белү күнекмәләрен күрсәтү өчен конкурсантларга 40 минут вакыт бирелә. Биредә пешү җәрәхәтләре булган пациентка беренче ярдәм күрсәтәләр, кан басымын үлчиләр, ботка инсулин кадыйлар, глюкометр белән канда шикәр күләмен үлчиләр, перевязка ясыйлар, хәрәкәте чикле авыруларны атларга өйрәтәләр, чит ил кешеләре белән инглизчә сөйләшеп, аларга ярдәм итәләр.

Экспертлар читтән күзәтеп бәя бирә. Алар катнашучыларның кулларын ничек җентекләп юып, антибактериаль чаралар белән ничек эшкәрткәннәренә кадәр карап тора. Конкурсантларның барысына да "барысы да аңлашыламы", "борчылмагыз, барысы да тәртип, мин янәшәгездә", "барысы да яхшымы" дигән сүзләр, сораулар хас. Алар һәммәсе дә итагатьле сөйләшә белү, сорауларга дөрес тыныч җавап бирүен күрсәтте.

Татарстан вәкилләренең берсе - Казан медицина көллиятендә 3нче курста белем алучы Луиза Мәхмүтова. "Без пациентларга ярдәм итеп, рухландырып, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, артериаль кан басымын үлчибез, ниндидер авыруның профилактикасы турында сөйлибез. Бүген "хастаханә" зонасында эшләп күрсәтәчәкмен. Нинди вазифалар йөкләнгәнен без эшкә керешер алдыннан гына беләбез", - дип уртаклашты ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән.

"Кичә мин өй шартларында пацентка ярдәм тәртибен күрсәттем. "Шикәр чире" булган бер әбекәйнең инсулин ничек кадаганын тикшердем, туклану кагыйдәләрен аңлаттым. Шулай ук "кулы пешкән" әбекәйгә беренче ярдәм күрсәттем, ходункида йөрергә өйрәттем. Татарстан данын яклыйбыз бит, бик нык дулкынланам", - диде Луиза.

Ул Ворлдскиллс хәрәкәтендә бер елга якын булуын әйтте. "Башта көллият эчендәге чемпионатта җиңдем, аннары төбәк чемпионатына эләгеп, анда беренче урынны алдым", - диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10