ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов "Автодор" вәкилләре белән Татарстан юллары турында фикер алышты

23 май 2019, 13:43 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Татарстан «куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу барышында республикада автомобиль юллары челтәрен үстерү проектлары турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента с заместителем министра транспорта РФ И.С.Алафиновым и председателем правления Росавтодор Ð’.П.Петушенко

«Яклар регионның транспорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10