ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илкүләм чемпионатта парикмахерлар чәч үстерә, чәч буйый һәм прическа ясый

23 май 2019, 15:12 , Фото: Владимир Васильев

Илкүләм чемпионатта парикмахерлар чәч үстерә, чәч буйый һәм прическа ясый Чәчтарашханә сәнгате компетенцясе буенча 18-22 яшьлекләр арасында, 14-16 яшьтәге юниорлар арасында, 50 яшьтән узганнар көч сынаша.

(Казан, 23 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел "Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалында парикмахерлар беренче тапкыр чәч үстерү осталыгын күрсәтә. Алар кыска чәчне озынайтырга тиешләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстаннан техник эксперт Гөлнара Меркулова сөйләде.

Чәчтарашханә сәнгате компетенциясе буенча 18-22 яшьлекләр арасында, 14-16 яшьтәге юниорлар арасында, 50 яшьтән узганнар көч сынаша. Татарстаннан төп составтан һәм юниорлардан икешәр һәм 50 яшьтән өлкәннәр арасыннан бер конкурсант. Алар ел дәвамында шушы бәйгегә әзерләнгән. Алар өчен чәч буяу, чәч кисү, бөдрәләтү, химик бөдрә, төрле прическалар ясау кебек биремнәр бар.

"Быел биремнәр манекенда гына түгел, тере кешеләрдә дә күрсәтелүе кызыклы. Бүген ир-ат клиентлар булды, алар фотография үрнәкләре буенча үзләре теләгән прическаны күрсәтә ала, теләкләрен җиткерә. Конкурсант шуны үтәргә тиеш була. Шулай ук хатын-кыз клиентларның чәчен буяп, өскә күтәреп кичке бәйрәм прическасы ясарга тиешләр. Ирләр өчен прическа ясауга 1 сәгать, хатын-кызларның чәчен буяп, кичке прическа ясавына 3,5 сәгать бирелә", - диде Гөлнара Меркулова.

Аның сүзләренчә, прическага таләпләр белән бер ай алдан танышалар. Жюри күзәтеп, штрафларны да исәпкә алып, нәтиҗә ясый. "Штраф эш кораллары төшеп китеп, аларны юмыйча, чистартмыйча куллануы, я алмаштырмавы, дөрес файдаланмау, клиентның берәр җирен кисеп җәрәхәтләү өчен бирелә", - диде Гөлнара Меркулова.

Ул быел илкүләм чемпионатта җиһазлар, технологияләр бераз үзгәргәнен, халыкара стандартларга якынайганын билгеләп узды.

19 яшьлек конкурсант Анна Андрианова Казан сәүдә-икътисад көллиятендә белем ала. Ул конкурс аркасында Казанда эшен туктатып торырга мәҗбүр булганын әйтте. "Чәчтараш эше белән мавыгуга ике сеңлем этәргеч биргәндер, кечкенәдән аларның чәчләрен үрә идем", - диде.

Өч көн эчендә ул иң авыры тере кешегә прическа ясавы булганын билгеләп узды. "Чөнки чәч озынлыгы да, кешенең теләкләре дә төрле. Манекенда ни дисәң дә, җиңелрәк. Минем клиент бүген чигәләре бераз капланган булуын, маңгай чәче тырпаеп торганын теләде. Минем эштән канәгать калды", - диде.

Зарина Аскери ярышларда катнашу дулкынландыргыч булуын әйтте. "Клиентның да канәгать калуы, жюри да тиешле бәя бирүе мөһим. Иң авыр бирем минем өчен чәч буяу булды. Бу яшерен бирем. Без ахыргача нинди буяу бирәселәрен, ничек буярга тиешлегебезне дә белмибез. Төс нәкъ үрнәктәге фотографиядәге кебек килеп чыгарга тиеш. Бик үк килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Хәзер хатын-кызларның чәчен буяп, кичке прическа ясарга тиешбез. Аннары подиум прическасы да ясарга кирәк булачак", - диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10