ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан МЧСы яшен һәм боз булганда куркынычсызлык чаралары турында кисәтә

23 май 2019, 16:34 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан МЧСы яшен һәм боз булганда куркынычсызлык чаралары турында кисәтә Бүген кич, төнлә һәм 24 майда иртән урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич, төнлә һәм 24 майда иртән урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начар булган очракта урамда калсагыз, электр тапшыру линияләреннән, агачлардан, реклама щитларыннан һәм витриналардан ерак торырга кирәклеген искәртә. Бу вакытта подъезд яки подвалларда яшеренеп тору кирәк. Боз яуганда өйдән чыкмаска, өйдә тәрәзәдән ерак торырга киңәш ителә. Урамда булганда качып торырлык урын табарга тырышыгыз, башыгызны боздан кулларыгыз, кием яки сумкагыз белән саклагыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10