ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Баулы районының Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет манарасына ай куелды

23 май 2019, 17:15 , Фото: dumrt.ru

Баулы районының Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет манарасына ай куелды Яртысын диярлек татарлар тәшкил иткән бу авылда беркайчан да мәчет булмаган.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Баулы районы Васькино-Туйралы авылында төзелә торган яңа мәчеткә ай куелды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Васькино-Туйралы – чуваш авылы, әмма анда яшәүчеләрнең яртысын диярлек татарлар тәшкил итә. Бу авылда беркайчан да мәчет булмаган. Гыйбадәт йортын төзү эшенә күптән түгел Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаган эшмәкәр Рафаил Хәсәншин алынган. Мәчеткә нигез ташы 2018 елның июнендә салынган. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Мәчетне салдыручы Рафаил Хәсәншин район администрациясе, имамнарга һәм авыл халкына төрле яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйткән. 

Айны урнаштырганда, авыл ир-атлары һәм район имамнары тәкъбир әйтеп торган. Мәчет “Шәрип” исемен йөртәчәк. Намаз залының мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә. Манара биеклеге – 14 м.

Район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов тантана кунакларын сәламләп: “Бүген без – тарихи вакыйга шаһитләре: беркайчан да мәчет булмаган авылда Рамазан аенда мәчет манарасына тантаналы төстә ай куела. Купләрнең мәчет салу ниятен хуплавы авыл халкының дус һәм бердәм булуын күрсәтә. Киләчәктә бу изге йорт халыкка хезмәт күрсәтер, иман нуры өләшер, ИншаАллаһ!” – дигән.

  • Баулыда бүгенге көндә 3 мәчет төзелә. 21 май көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Потап-Томбарлы авылында “Нур” мәчете ачылды. Татарстанда барлыгы Рамазан аенда 3 мәчет ачылды – Актанышта, Нурлатта, Баулыда. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10