ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чистайдагы туристлык компетенцияләре тәҗрибәсе төбәкләргә дә таралырга мөмкин

23 май 2019, 17:43 , Фото: Владимир Васильев

Чистайдагы туристлык компетенцияләре тәҗрибәсе төбәкләргә дә таралырга мөмкин
Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры WorldSkills хәрәкәтенә җәлеп итү юнәлешендә эш турында сөйләде.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чистайдагы туристлык компетенцияләренә өйрәтү тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таралырга мөмкин. «Казан Экспо»да WorldSkills Russia эшлекле программасы кысаларында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова Чистай тәҗрибәсе турында сөйләгәннән соң, Мәскәүнең туризм өлкәсе белгече Анатолий Леонов шулай дип әйтте.

Асия Тимирясова уку йортында туризм өлкәсендә кадрлар әзерләү 2006 елдан алып барылуын әйтте. "Чемпионатта «WorldSkills юниор» стандартлары кертелгәч, системага өстәмә белем программасын уңышлы керттек, Чистайда уңышка ирештек. Биш мәктәп базасында университетлар һәм Чистай мөгаллимнәре профессияләр дөньясында туристик компетенцияләр программасын гамәлгә ашыра", - диде ул.

"Балалар уку дәверендә тренинглар, мастер-класслар уза. 2019 елда шушы программаны тәмамлаган укучылар, юниорлар икенче-өченче урыннарны алдылар. Алар Татарстанга бронза медале китерделәр. 2019-2020 елларда бу программаны башка шәһәрләрдә дә кертергә җыенабыз. Аның эчтәлеге шул территориядә туризм үзенчәлекләренә тәңгәл китереләчәк", - дип сөйләде ул.

WorldSkills Russia "Туризм" компетенциясе буенча менеджеры Анатолий Леоновны бу тәҗрибә кызыксындырды. Ул WorldSkills хәрәкәтенең шәһәрләрдә үсеш алса да, кечерәк шәһәрләр, авыл җирлекләре бу хәрәкәттән ерак торуын әйтте. "Чистайдагы программаны экспертизага биреп, аны башка төбәкләргә дә тиражлау мөмкин булыр иде. Бу кызык булыр иде", - дип саный ул.
 
Асия Тимирясова, шулай ук, 2011 елда Татарстанда сәүдә, кунакчыллык индустриясе, хезмәтләр сервисы өлкәсендә фәнни белем бирү кластеры булдырылганын искәртте. "Бу хакимият ораннары, тармак вәкилләре һәм уку йортлары арасында хезмәттәшлек урнаштырды. Кадрларны әзерләү эш белән тәэмин итүчеләрдән башка була алмавын аңладык", - дип белдерде.

"Кадрлар әзерләү Татарстан өчен өстенлекле мәсьәлә. Безнең өчен яшьләр көч сынаша торган компетенцияләргә таләпләр, стандартлар эшләнүе мөһим. Әгәр чыгарылыш студентларын бүгенге чемпионатта катнашучылар компетенциясенең яртысы күләмендә генә булса да әзерләсәк, бөтен ил алга китәр иде", - диде Туризм буенча дәүләт комитет рәисе Сергей Иванов.

  • "Казан Экспо»да "Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалының эшлекле программасы кысаларында, "Төбәктә туризм үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек: бизнес, мәгариф, хакимият органнары» темасына стратегик сессия узды. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10