ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин: Праймериз нәтиҗәләренә карамастан, «Бердәм Россия»дә бергә эшлибез

23 май 2019, 20:19 , Фото: tatarstan.er.ru

Мөхәммәтшин: Праймериз нәтиҗәләренә карамастан, «Бердәм Россия»дә бергә эшлибез Казанда Татарстан «Бердәм Россия» лидеры партиянең алдан тавыш бирү кандидатлары белән очрашты.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Праймериз нәтиҗәләренә карамастан, алдан тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да «Бердәм Россия» партиясе командасында эшне дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге лидеры Фәрит Мөхәммәтшин праймеризда катнашучылар белән очрашуда белдерде.

«Кандидатларның бөтенесе дә йомгаклау исемлегенә кермисе аңлашыла. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карамастан, бергә эшлисебезгә ышанам. Һәркайсыгыз республика программаларын, иҗтимагый әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда, муниципаль дәрәҗәдәге алдагы сайлауларда, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашып, безнең белән эшне дәвам итәчәк. Сез хәзер безнең активта, без - бердәм команда», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алдан тавыш бирүдә 225 кеше катнаша. Алар арасында партия әгъзалары гына түгел, гражданлык активистлары, җәмәгать оешмалары, формаль булмаган берләшмә вәкилләре дә бар.

Ул шулай ук партиянең алдан тавыш бирүдә катнашучылар составы яңартылуын билгеләп үтте. "Безнең командада яңа кешеләр күп. Мондый яңару - гомумән алганда партия эшчәнлегенең мөһим нәтиҗәсе", - диде Мөхәммәтшин.

Партиянең Татарстандагы рейтингы, башка төбәкләр белән чагыштырганда һәм, гомумән, Россия буенча югарырак булса да, сайлау елы катлаулы шартларда башлана, диде ул. «Актуаль социаль проблемаларны хәл итү өчен, хәзер гамәлдә булган күп кенә партияләр арасында республикада «Бердәм Россия» кебек ресурсларга ия булган башка партияне табу кыен. Мондый команда бездән башка беркемдә дә юк», - дип саный парламент башлыгы.

Ул иң мөһим карарлар кабул иткәндә партия сайлаучылар белән гадел сөйләшүгә таяна, дип искәртте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10