ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды

23 май 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды Алар гаскәрләрнең үзенчәлекләре белән таныша алдылар.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бу көнне булачак солдатлар һәм хәрби тормыш тәҗрибәсен үткән кешеләр бергә җыелды. Яшь армиячеләр, кадет мәктәбе һәм һөнәри учреждениеләр укучылары катнашучыларны үз чыгышлары белән сөендерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашты. Алар арасында – Владимир Акимов. Сугыш вакытында ул педагогика училищесын тәмамлый, аннары фронтка китә. Сугыштан кайткач, үз һөнәренә тугры калып, озак вакытлар Мөслим районының Михайловка урта мәктәбендә укытучы, мәктәп директоры булып эшли.

 

"Сезнең ышанычлы һәм бәхетле Ватан сакчылары булуыгызны, хезмәткә алынгач, кырыс булсалар да, гадел командирлар, ышанычлы иптәшләр каршы алуын телим", - дип җиткерде Түбән Кама хәрби комиссары мөрәҗәгатен Түбән Кама хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов.

 

Концерттан тыш, булачак солдатлар өчен махсус стендлар да әзерләнгән иде, анда алар гаскәрләрнең үзенчәлекләре белән таныша алдылар. Аннары урамда кыр кухнясыннан авыз иттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10