ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

24 май 2019, 08:00 , Фото: архив tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады "Безнең республика – күп төрле язмышлы халыкларны бергә туплаган уникаль тарихи җирлек", - дигән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады.

Бу бәйрәм – славян халыкларының рухи һәм мәдәни бердәмлеге билгесе, тарихи тамырларыбызның һәм гореф-гадәтләребезнең уртаклыгын искә төшерү көне. 24 майда төрле милләт кешеләре борынгы славян телләренең яңгырашын туплаган, нечкәлекләрен исәпкә алган «кириллица» әлифбасын бүләк иткән бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны искә ала, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Унбер гасыр элек яңа язма барлыкка килү белән зур тарихи һәм геосәяси әһәмияткә ия булган көнчыгыш-христиан мәдәниятенең гомуми киңлеген үстерүгә, мәдәни һәм рухи бөтенлегенә нигез салына һәм мәгърифәткә, фәнгә юл ачыла. Безнең көннәрдә бу бәйрәм “кирилл” алфавитын үз график мәдәнитенең нигезе итеп алган барлык халыкларны берләштерә, диелә котлауда. 

"Безнең республика – күп төрле язмышлы халыкларны бергә туплаган уникаль тарихи җирлек. Биредә гасырлар дәвамында рус алфавитында язучы 170 тән артык халык дус һәм тату гомер кичерә. Күп гасырлар буена язма сүз буыннан-буынга югары әхлакый кешелек һәм гаделлек идеяларын тапшыра, борынгы бабаларыбызның бай рухи мирасына якынаерга, үз әдәбиятебыз һәм дөнья әдәбияте үрнәкләре белән хозурланырга ярдәм итә", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе мондый истәлекле даталар безне якынайта, тормышыбызны яктырак һәм кызыклырак итә, бер-беребезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә, дип искәртә.

"Безнең бурыч – Ватаныбыз горурлыгы булган мәдәни куәтне саклап калу, үстерү һәм тагын да баету. Туган ягыбызга, туган телебезгә булган чиксез мәхәббәтне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим", - дип йомгаклый Фәрит Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10