ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндәге “Кояшлы” лагеры яңа сезонга әзер

24 май 2019, 07:00

Чирмешәндәге “Кояшлы” лагеры яңа сезонга әзер "Кояшлы" ял һәм сәламәтләндерү лагере 10 июньдә бәләкәй хуҗаларын кабул итәчәк.

(Чирмешән, 24 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең "Кояшлы" ял һәм сәламәтләндерү лагере 10 июньдә бәләкәй хуҗаларын кабул итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Беренче сменада монда, 21 көн дәвамында, 7 яшьтән 15 яшькәчә 45 бала ял итәчәк. Икенче сменада да 55 бала 21 көн ял булачак, өченче сменада, ул 1 августтан башлана, 50 укучы 18 көн дәвамында сәламәтлеген ныгытыр. Ә дүртенче сменада 25 балага 7 көн ял итү мөмкинлеге тудырылачак.

Балаларны биш тапкыр ашатачаклар, алар өчен кызыклы чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Футбол, волейбол, баскетбол өчен төзелгән универсаль спорт һәм уен мәйданчыкларында барысына да урын җитәр.

Һәр сменада балалар район үзәгендәге бассейнда су керәчәк, Елховойдагы музейга һәм Әлмәт шәһәрендәге паркка сәяхәтләр булыр. Ял итүчеләргә балигъ булмаганнар эшләрен профилактикалау бүлекчәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре, электрчылар катнашында мавыктыргыч очрашулар оештырмакчылар.

Сүз уңаеннан, яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлектән хәбәр итүләренчә, биредә беренче сменага юлламалар әле дә бар.

8 июньнән мәктәп яны лагерлары да үз ишекләрен ача. 12 мәктәп базасында оештырылган лагерьда 485 укучы ял итәр, икесе - хезмәт һәм ял лагере, аларда 45 укучы 18 көн дәвамында ялны хезмәт белән чиратлаштырачак.

Болардан тыш Чирмешән балалары “Сәләт” лагерына да барачаклар, анда дүрт сменада 72 бала күңелле һәм файда белән җәйге каникулларының бер өлешен уздырачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10