ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге ветеранга утын китерергә вәгъдә иткән

24 май 2019, 04:00 , Фото: Марат Гомәров

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге ветеранга утын китерергә вәгъдә иткән Авдотия Павловна Шешминка урманчылыгында җыештыручы булып эшләгән ветеран.

(Чирмешән, 24 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге Шешминка авылында яшәүче Авдотия Бастылевага икенче яртыеллыка район газетасына – “Наш Черемшан”га язылу квитанциясе тапшырды һәм бер арба утын китерергә вәгъдә итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авдотия Павловна Шешминка урманчылыгында җыештыручы булып эшләгән ветеран. Быел 83 яшен тутырган.

"Ул гомере буе авылдагы урманчылыкта эшләде. Бик ипле, тыныч кеше", - ди аның турында авылдашы, Шешминка участогы урманчысы Николай Дорофеев.

Авдотия әби Шешминка авылының Мур ягы дип аталган ягында ялгызы яши. Бу оч үзенә күрә бер җыйнак авыл сыман, кечкенә урман эченәрәк сыенып утырган йортлар. Бүген мондагы алты хуҗалыкта ун кеше гомер кичерә. Бик матур урын, тик, кызганыч, йортларга газ кермәгән.

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллинның район газетасына яздыруына ветеран бер сөенсә, җитәкченең, шушы көннәрдә утын да китерәчәкләр, дигән хәбәрен дә бик куанып кабул итте, рәхмәт әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10