ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда Сосновский балтырганы аркасында төзекләндерү кагыйдәләрен үзгәртәләр

24 май 2019, 10:01

Башкарма комитетның каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм ташу буенча вәкаләтләренә төгәллек кертү ниятләнә.

(Чаллы, 24 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда узачак халык тыңлауларында, шул исәптән Сосновский балтырганына каршы көрәш чараларына кагылышлы Төзекләндерү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр хакында да фикер алышачаклар. Шәһәр Советының XXXI утырышында шул хакта билгеле булды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев депутатларга Чаллы шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә халык тыңлаулары үткәрергә кирәклеге хакында хәбәр итте. Кагыйдәләргә үзгәрешләр керткәннән соң коммерция һәм башка объект хуҗалары алдына үз территорияләрендә Сосновский балтырганы кебек куркыныч үсемлекне үз вакытында юк итү бурычы куелачак.

Шулай ук Башкарма комитетның каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм ташу буенча вәкаләтләренә төгәллек кертү ниятләнә. Әлеге вәкаләтләр, быелдан башлап, тармак төбәк операторына тапшырылырга тиеш.

Халык тыңлаулары 5 июльгә билгеләнгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10