ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Думада машинаны техник карауны мәҗбүри фототеркәү турында закон кабул ителде

24 май 2019, 10:26

Әлеге яңалык закон дөнья күргәннән соң бер ел үткәч үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы автомобильне техник карау процессын мәҗбүри фототеркәү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентның түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин искәрткәнчә, «техник карауга карата көчәйтелгән контроль автомобильнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре санын азайтырга мөмкинлек бирәчәк».

Моннан тыш, аның фикеренчә, законны гамәлгә ашыру диагностика карталарын рәсмиләштергәндә мошенниклык схемалары санын һәм бу өлкәдәге ришвәтчелекне киметергә ярдәм итәчәк.

Әлеге яңалык закон дөнья күргәннән соң бер ел үткәч үз көченә керергә тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10