ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Russia чемпионатында сәяхәт өчен чемоданнар белән витрина ясыйлар

24 май 2019, 10:11 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills Russia чемпионатында сәяхәт өчен чемоданнар белән витрина ясыйлар Олылар мәйданында ун кеше катнаша, беренче тапкыр илкүләм чемпионатта юниорлар да ярыша.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалында виртуаль мерчендайзинг компетенциясе буенча катнашучылар чемоданнар белән витрина ясыйлар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан эксперт-компатриот Вероника Сафина сөйләде.

“Конкурсантлар витриналар бизәү буенча бирем үти. Ул алдан әйтелмәде. Конкурс халыкара экспертлар “Чит илгә бергә беренче сәяхәт” дип игълан итте. Аудиториясе – яшь пар – профессионаллар. Өч чемодан, бриф, билгесез предметлар белән, ике агач кул, ун пластик шар салынган яшерен кара әрҗә бирелде. Боларны катнашучылар витрина корганда кулланырга тиеш”, - диде эксперт.

Олылар мәйданында ун кеше катнаша, беренче тапкыр илкүләм чемпионатта юниорлар да ярыша. Татарстаннан олылар һәм юниорлар категориясендә икешәр кеше катнаша. 15 яшьлек Виталина һәм 16 яшьлек Арина безгә Казан кооператив көллиятенә өстәмә белем бирү программасы буенча шөгыльләнергә киләләр иде. Без аларны мерчейданзингка өйрәттек”, - диде Вероника Сафина.

Ул көллиятнең WorldSkills хәрәкәте буенча актив эшләвен билгеләп узды. “Мондый ярышларда катнашу яшүсмерләр өчен мөһим. Беренчедән, бу аларның үзләре өчен дә кызык, икенчедән, һөнәр сайлаганда булыша”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10