ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Кораллы көчләрендә яңа хәрби дәрәҗә барлыкка килде

24 май 2019, 11:06

Баш сержантларны билгеләгәндә төп таләп – аларның лидерлык сыйфатларына һәм хәрби коллективта абруйга ия булуы.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). РФ Кораллы көчләрендә баш сержант институты булдырылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы Көньяк хәрби округы матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.

«Көньяк хәрби округы гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Дворников берләшмә һәм хәрби частьләрнең баш сержантлары белән очрашты», - диелә хәбәрдә.

Округ мәгълүматлары буенча, Ростов-Дондагы укыту-методик җыенга 370 баш сержант килгән. Моңа кадәр округ гаскәрләрендә сержантлар составыннан иң яхшы хәрби хезмәткәрләрне сайлап алганнар. Баш сержантларны билгеләгәндә төп таләп – аларның лидерлык сыйфатларына һәм хәрби коллективта абруйга ия булуы, диелә хәбәрдә.

Дворников искәрткәнчә, «баш сержант — кирәк вакытта офицерны алыштырырга һәм солдатлар арасында дисциплина тәэмин итәргә сәләтле бүлекчә командирының беренче ярдәмчесе ул».  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10