ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда хатын-кызларны гинеколог-климактологта тикшерелергә чакыралар

24 май 2019, 12:22

КФУның Университет клиникасында 40 яшьтән узган хатын-кызлар тикшеренү уза ала.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). КФУның Университет клиникасында хатын-кызлар гинеколог-климактологта тикшерелергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтехәбәр итте.

"Хатын-кызлар 40 яшьтән соң климакс симптомнарыннан еш җәфа чигә. Һәм бары тик бик азлар гына табибка мөрәҗәгать итә, үзләренең начар хисен яшь үзгәрешләре белән һәркайчан да бәйләми", диелә бу хәбәрдә.

Менопауза вакытында хатын-кызларны барыннан да ешрак борчый торган кан тамырлары бозылулары була. "Артериаль кан басымы һәм йөрәк тибүе арту, баш авыртулары, баш әйләнү – терапевт, невролог, кардиолог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә", диелгән министрлык хәбәрендә.

КФУ клиникасы Казандагы Достоевский урамында 40/6 йортында урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10