ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Праймериз «Бердәм Россия» программасын җитди баета

24 май 2019, 12:39 , Фото: Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин: Праймериз «Бердәм Россия» программасын җитди баета Праймериз партиягә проблемалы участокларны ачыкларга һәм бергәләп аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә, дип белдерде ТР парламенты башлыгы.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Партия эчендәге сайлаулар «Бердәм Россия» программасын җитди баета. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Кешеләр үз программалары, тезислары белән килә. Без яңа кешеләрне күрү өчен моңа барабыз. Дебатларда кандидатлар һәркемгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм әлеге проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итә», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда бердәм алдан тавыш бирү көне, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, 26 майда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин әңгәмәдә шулай ук алдагы көздә парламентны яңарту, Россиянең Европа Советында әгъза булып торуы һәм Иделнең саегуына бәйле мәсьәләләрне кузгатты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10